Хәрби операциядә катнашучылардан соципотека өчен документлар октябрьдән кабул ителә
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен кертелә торган яңа торак программасы буенча документлар октябрьдән кабул ителә башлый.
Социаль ипотека программасы шартлары буенча хәрбиләрнең гаиләләренә торакка чиратка басу мөмкинлеге турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйлманов сөйләде.
- Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программа турында август азагында Дәүләт торак фондының 30 еллыгын һәм «Салават күпере» микрорайонының 10 еллыгын бәйрәм иткәндә әйткән иде.
Хәзерге вакытта программа старты алдыннан әзерлек бара. Яңа программа буенча документларны якынча 1нче октябрьдән кабул итә башларлар дип фаразлана.
«Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов – Т.И.иск.) карар кабул итте, ә компьютер аның артыннан өлгерми. Әле продукт цифрлаштырылмаган, документлар октябрьдән дә иртәрәк кабул ителми. Хәзер документларны тыныч кына өйрәнеп, җыярга вакыт бар. Аннары октябрьдә күп функцияле үзәктә яки Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы аша гариза тапшырып булачак», – диде Дәүләт торак фондының башкаручы директор урынбасары .
Булат Гыйлманов, гражданнардан шушы программа буенча документлар кабул итү өчен, һәр муниципаль район үз норматив документларын кабул итәргә тиешлеген билгеләп узды.
Программада катнашырга хокуклы гаиләләр теркәлү урыны буенча башкарма комитетка мөрәҗәгать итә ала. Гаиләләр бердәм күчемсез милек реестрыннан документ күчермәсен, 2-НДФЛ белешмәсен, хезмәт кенәгәләрен, хәрби комиссариаттан хәрби хезмәткәрнең статусын раслый торган белешмә әзерләргә тиеш булачак. Калган документлар – социаль ипотека рәсмиләштергәндә тапшырыла торганнары.