Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025

Юрист Россиядә гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә алалармы-юкмы икәнен әйтте

0

Россиядә гомерлеккә машина йөртү хокукыннан мәхрүм итә торган кагыйдә бозулар юк. Автоюрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Исерек хәлдә рульгә утырган һәм медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен машина йөртүчеләргә иң катгый җәза каралган. Бу очракта машина йөртүчене 1,5 елдан 2 елга кадәр «права»дан мәхрүм итү һәм 45 мең сум күләмендә штраф көтә», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул искәрткәнчә, мондый кагыйдә бозулар өчен җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 һәм 12.26 маддәләрендә билгеләнгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *