Курган өлкәсе татары: Татар эшчәнлеген алып бару зур эш, чөнки аяк чалырга торалар
Курган өлкәсенең «Урал аръягы татарлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Алена Ковригина, татар дөньясын Татарстаннан читтә саклап калып буламы, дигән сорауга җавап бирде. Бу хакта ул «Милләт җыены» пленар утырышыннан соң әйтте.
«2010 елда үткәрелгән халык санын алу буенча Курган өлкәсендә 18 меңгә якын татар бар иде. 2021 елда булган халык санын алу үткәрелгәч, татарларның саны кимрәк булып чыкты. Халык санын алу вакытында катлаулы сораулар куелган иде, безгә бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы мастер-класс та үткәрде. Без дә халыкка өйрәттек. Шуңа карамастан, халык саны азрак булды – 12 меңгә якын. Минемчә, Курган өлкәсендә татарлар күбрәк. Мәсәлән, балаларымның әтиләре рус милләтеннән булса да, мин аларны татар дип яздырдым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул Курган өлкәсендә 18 татар авылы барлыгын әйтте. «Сафакүл, Әлмән, Шатраук, Шумиха, Шадринскида татарлар күмәкләшеп яши. Һәр муниципаль округта татар мәдәният үзәкләре бар. Без алар белән элемтәдә торабыз. Курган өлкәсенең алты мәктәбендә татар теле факультатив укытыла. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы безгә уку әсбаплары җибәрә. Без аларны мәктәпләргә тапшырабыз», – диде Алена Ковригина.
«Курган өлкәсендә бик көчле хатын-кызларыбыз бар. Эшмәкәр хатын-кызлар безнең якларга килгәч, безгә бик зур бәя биреп: «Сездән үрнәк алырлык», – дип әйтәләр. Әйтик, Курган өлкәсендәге алты мәктәпнең өчесе Сафакүл муниципаль округында урнашкан. Әйтик, безгә мастер-класслар үткәрсәләр, зур ярдәм булыр иде. Барыбыз да иҗтимагый эшчәнлектә катнашабыз, күп эш йөкләнә, бик зур эш башкарабыз. Шуңа күрә шундый чараларда иҗтимагый эшчәнлектә катнашкан хатын-кызларны китерергә тырышабыз», – диде татар активисты.
Алена Ковригина кайвакыт бөтен эшне ташлап, йөгереп кайтып китәсе килгән чаклар булганың билгеләп үтте. «Ә менә «Милләт җыены» кебек чараларга килгәч, башка активистлар белән танышып, энергия аласың. Татарстанда ул – бер хәл, ә төбәкләрдә татар мәдәниятен күтәрү, татар эшчәнлеген алып бару – гаять зур эш. Чөнки аяк чалучылар күп», – диде ул үз җавабында.