Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Синоптик Татарстанда беренче карның кайчан явачагын әйтте

0

Күпьеллык статистика мәгълүматларына караганда, Татарстан территориясендә беренче суыклар, районга карап, ешрак сентябрьнең өченче декадасында яки октябрьнең беренче декадасында күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Иң иртә суыклар килү август азагыннан сентябрьнең беренче декадасына кадәр аралыкта теркәлгән», - дип билгеләде Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, беренче кар төбәктә ел саен төрле вакытта ява. Ул сентябрьдә яки октябрьдә ява ала, ә кайчакта, бик соңга калып, ноябрьдә генә төшәргә мөмкин.

«Республикада беренче тотрыксыз кар катламы уртача октябрьнең өченче декадасында барлыкка килә. Кар иң иртә яткан очраклар сентябрь азагында булган», - дип өстәде Гоголь.

Тотрыклы кар катламы исә Татарстанда уртача ноябрьнең икенче декадасы азагында ята башлый. Әмма тотрыклы кар катламы иң иртә барлыкка килгән очраклар октябрьнең икенче-өченче декадасына туры килгән.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *