Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мигрант балаларының 87 процентыннан артыгын Россия мәктәпләренә алмаячаклар

0

Россия белем бирү оешмаларына чит ил гражданлыгы булган 23 616 бала документлар тапшырган. Шуларның 5940ы гына рус телен белүгә тест узган. Бу балалар арасында 2964 кеше генә тестны уңышлы нәтиҗәгә тапшырган. Бу барлык мигрант балалары санының 12,6 процентын тәшкил итә. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) рәсми сайтында хәбәр ителә.

Рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү 2025 елның 1 апреленнән кертелде. Бу чара белем бирү процессында катнашучыларның барысы өчен дә сыйфатлы уку-укыту процессын тәэмин итү максатыннан гамәлгә ашырылды. Тестның вариантлары гомуми белем бирү мәктәбенең һәр сыйныфында укыту дәрәҗәсен исәпкә алып әзерләнде. Әйтик, 1нче сыйныфка керү өчен имтихан телдән генә үткәрелсә, 2нче сыйныфтан башлап уку һәм язу буенча биремнәр дә өстәлә.

Тест биремнәре чит ил гражданинының тиешле сыйныф өчен белем бирү программалары кысаларында рус телендә укырга сәләтлелеген бәяләүгә юнәлтелгән. Бала тестны уңай нәтиҗәгә тапшыра алмаган очракта, аны Россия гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүдән баш тарта алалар.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *