Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татар батыры турындагы анимацион проект халыкара прокатка чыгарга әзерләнә

0

«Туган Батыр» анимацион проекты халыкара кино базарларына чыгарга әзерләнә. Бу хакта дистрибьютор-компаниянең репертуар планлаштыру департаменты җитәкчесе Инна Казакова хәбәр итте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев яза.

«Проект сентябрь азагында Евразия кино базарында тәкъдим ителәчәк», - дип белдерде Казакова «Татар-информ»га.

Сүз Казахстанда узачак Eurasian Film Market турында бара. Моннан тыш, Казакова сөйләгәнчә, проектны халыкара прокатка чыгарырга планлаштыралар.

«Туган Батыр» – ул «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючы эшмәкәр Радик Абдрахманов һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның проект-бренды. Проектның медиа тормышы язучы Зөлфәт Хәкимнең китапларында башланып китә. Анимация һәм китаплардан тыш, «Туган Батыр» бренды белән спорт турнирлары да уздырыла.

Татар батыры турындагы анимацион проект дөнья базарына чыгарга җыенуы турында Абдрахманов бер ел элек үк әйткән иде.

«Ул Аладдин кебек. Герой планета буйлап сәяхәт итә, төрле илләрдә үзенә дуслар таба, башка илләрдәге әкият персонажларын очрата, явызларга каршы көрәшә», – диде ул.

Исегезгә төшерик, кичә «Туган Батыр» XXI «Алтын мөнбәр» халыкара Казан кино фестивалендә билгеләп үтелде һәм балалар өчен иң яхшы милли фильм дип танылды.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *