Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар» проектында катнашучыларга: Сез – безнең чын геройларыбыз
Бүген Дәүләт Советында «Батырлар.Татарстан геройлары» республика белем бирү проектында катнашучылар өчен «Дәүләт һәм муниципаль идарә системасы» модуленың чираттагы дәресе узды. Әлеге программаны узучы махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
«Сез – безнең чын геройларыбыз, Ватанны саклаучыларыбыз. Сез яу кырында гына түгел, студентлар өстәле артында утырып тестларга җавап биргәндә, экспертлар белән әңгәмәләр вакытында, җитди сайлап алуларда иң яхшы сыйфатларыгызны һәм ихтыяр көчегезне күрсәттегез. 1064 гариза кабул ителде, шулар арасыннан 95 кеше укырга алынды, аларның 45е кабул ителде, 50се демобилизациядән соң укый башлаячак, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, проектта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез иң катлаулы эшләрнең берсе – кешеләр белән эш итүне яхшы башкара алуыгызны күрсәттегез».
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, «Батырлар.Татарстан геройлары» программасының максаты – республиканың дәүләт һәм муниципаль идарә системасы һәм тормышның башка өлкәләре өчен махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын әзерләү. «Сезнең бу программада катнашуыгыз – үҗәтлек, рухи көч һәм сыгылмас характер билгесе, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин. – Сезгә фидакарьлегегез, илебезгә һәм республикага файдалы булырга теләвегез өчен хөрмәтебезне белдерәбез һәм рәхмәт әйтәбез. Республика министрлыклары һәм ведомстволарының тәҗрибәле җитәкчеләрен остазлар итеп билгеләүне уңышлы гамәл дип саныйм».
Фәрит Мөхәммәтшин «Батырлар.Татарстан геройлары» программасын тыңлаучылар арасында республиканың сәяси тормышында актив катнашучылар да булуын искәртте. «Алар Дәүләт Советы депутатлары корпусында да бар – Рәсим Баксиков, Эдуард Шәрәфиев. Марат Галиев һәм Рушан Мингазов – сезнең арада. Закон чыгару инициативаларын әзерләгәндә без аларның тәҗрибәсенә һәм эксперт фикеренә таянабыз, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, программада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Махсус операция катнашучыларының һәм ветераннарының 80гә якыны – булачак муниципаль сайлауларда «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлыкка кандидатлар».
Парламент башлыгы белән очрашу махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәмнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу белән дәвам итте. Программада катнашучыларның берсе Татарстанда 1 июльдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен рәсми рәвештә булдырырга тәкъдим итте. «Ник булдырмаска? Бу минем шәхси фикерем. Модульле укыту нәтиҗәләре буенча республика җитәкчелеге каравына кертелә торган бурычлар исемлегенә кертәчәкбез», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәткә керешү теләге булган очракта аерым сыйфатлар тәрбияләү зарур. «Актив булырга кирәк. Иң мөһиме – кешеләрне һәм үз республикаңны яратырга кирәк, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. – Икенчедән, кешеләр өчен эшләү мөһим. Сүз биргәнсең икән, аны үтәргә кирәк».
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина тыңлаучыларга Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутатлар төркемнәре эше, закон чыгару эшчәнлеге турында сөйләде. «Дәүләт Советы Аппаратының барлык хезмәткәрләре беренче көннәрдән үк хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү эшенә кушылды, – дип билгеләп үтте Лилия Маврина. – Һәр ай саен без махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрәбез. Сезнең хәрби казанышларыгыз һәм безнең тыйнак кына керткән өлешебез Җиңүне тизрәк китерер дип ышанабыз. Сезгә баш иеп рәхмәт әйтәм».
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада гамәлгә ашырыла торган «Батырлар. Герои Татарстана» парограммасын 45 махсус хәрби операция ветераны уза. Һөнәри әзерлек программасы буенча уку махсус хәрби операция ветераннарына яңа квалификация дипломы, шулай ук дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарында, дәүләт секторы оешмаларында эшләү өчен кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Укыту программасы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты белән берлектә әзерләнгән.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте