Казанда «Иманколый укулары» фәнни-гамәли конференциясе узды
Бүген Казанда Коръән фәннәрен өйрәнү мәсьәләләренә багышланган «Иманколый укулары» Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Аны Татарстан мөфтияте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, Коръән хафизларын әзерләү үзәге оештырды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конференция ХХ гасырның күренекле татар кадимчеләреннән саналган дин әһеле, «Тәсһил әл-бәйән фи тәфсир әл-Куръән» («Коръән тәфсирен аңлатуны җиңеләйтү») тәфсире авторы Мөхәммәдсадыйк хәзрәт Иманколый истәлегенә багышлап үткәрелде.
«Иманколый укулары»ның пленар утырышы эшендә Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов катнашты. Ул, конференциядә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләп, әлеге җыелышны оештыручыларга Россиядә Коръәнне өйрәнү һәм саклау традицияләренә, аерым алганда, татар халкы мәдәниятенә игътибар бирүе өчен рәхмәт әйтте.
Укуларда катнашучылар Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның рухи мирасы; Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү тарихы; хәзерге заманда Коръән фәннәре үсеше; Коръән тәфсире буенча уку әсбаплары эшләү; гарәп телен (Коръән текстын) өйрәнү; тәҗвидне өйрәнүдә яңа ысуллар куллану турында фикер алышты.
Конференция кысаларында шулай ук «Төхфәтүл әтфәл» уку кагыйдәләре җыелмасын өйрәтергә хокук бирүче иҗазәтләр тапшырылды, диелә хәбәрдә.