Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миронов ярлылык чиген россиялеләрнең реаль чыгымнарына карап билгеләргә тәкъдим итте

0

Росстат методикалары нигезендә, кереме 16 мең сумнан түбәнрәк булган кешеләр ярлы дип санала. Ярлылык дәрәҗәсе Росстат методикалары буенча түгел, ә россиялеләрнең реаль чыгымнарына карап исәпләнергә тиеш, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов. Аның сүзләрен «Газета.Ru» китерә.

«Бу акчаларның өчтән бер өлеше торак-коммуналь хезмәтләр һәм транспортта йөрү өчен түләүгә китә. Ашарга көнгә 300 сум акча кала. Әгәр кешегә дарулар яки яңа өс киеме, аяк киеме кирәк булса – бетте, ашарга акча калмый. Бу ярлылык чиге түгел, ә исән калу өчен көрәшү чиге», – дип белдерде Миронов.

Узган елда уздырылган сораштыруларның нәтиҗәләре нигезендә, гражданнарның күбесе ярлылык чиген 43 мең сум дип бәяләде, дип өстәде Миронов. Аның фикеренчә, ярлылык чигенең реаль күрсәткече нәкъ шундый дәрәҗәдә булырга тиеш.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *