Оренбургта «Татар кызы - 2025» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды
Бүген Оренбург шәһәренең «Газовик» мәдәният һәм спорт сараенда Халыкара «Татар кызы - 2025» конкурсының финалы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Оренбург өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт буенча урынбасары Юрий Мироненко катнашты.
Биредә Халыкара «Татар кызы - 2025» бәйгесе җиңүчесе билгеләнде. Әлеге исемгә Төрекмәнстаннан Алсу Рафикова лаек булды.
«Без татарлыгыбыз белән гел горурландык. Без бик бәхетле кешеләр, чөнки туган телебезне беләбез. Теле барның – иле бар. Мин бәхетле!» – диде ул.
һәр катнашучы кыз үз номинациясендә җиңүче дип табылды.