Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Туган Батыр» анимацион проекты «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең төп призын яулады

0

Режиссер Наталья Нилованың күптән түгел Россиядә прокатка чыккан «Туган Батыр» анимацион альманахы «Алтын мөнбәр» XXI халыкара Казан мөселман кинофестиваленең «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә югары бүләккә лаек булды.

Бу проектның быел җәен яулаган икенче зур җиңүе. Бу аның тамашачылар һәм тәнкыйтьчеләр арасындагы уңышын исбатлый. Проектның балалар өчен дә, зурлар өчен дә кызыклы дөньясы чын геройның ачык йөрәк белән эш итүче һәм һәрвакыт башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы кеше икәнен күрсәтә. Тарих геройның авырлыкларны җиңеп чыгуы, үз өстенә җаваплылык алырга һәм чын батыр өчен лаеклы гамәлләр кылырга өйрәнүе турында сөйли.

Татар анимациясе яңа үрләр яулавын дәвам итә. Дәрәҗәле фестивальнең жюри составы гаилә белән карау өчен булдырылган «Туган Батыр» проектының милли колоритын, әкият сюжетының универсальлеген һәм югары сәнгати сыйфатын билгеләп үтте.

«Без бу проектны йөрәгебез аша үткәреп әзерләдек. Тамашачылар да безгә шундый ук ихласлык белән җавап бирә – безнең өчен аларның эмоцияләре бик кадерле», - ди режиссер Наталья Нилова.

Альманах дүрт новелладан тора. Әлеге новеллаларның һәрберсе – төгәлләнгән тарих. Фильм мәкерле явызларга каршы көрәшүче һәм туган авылын яклаучы яшь герой Туган турында сөйли. Ул юлында төрки фольклорның мифик җан ияләрен очрата. Аларның күбесе Туганның тугры дусларына әйләнә. Картина тамашачыны чынбарлык белән әкият бергә үрелеп барган дөньяга чумдыра. Фильмда күтәрелгән дуслык, батырлык һәм якыннарга карата ярату темалары төрле яшьтәге тамашачылар өчен якын.

«Безнең команда өчен бу җиңү – зур дәрәҗә һәм проектны әзерләгәндә күп тырышлык куйган күпсанлы кешеләрнең хезмәтен тану, - дип белдерде проектның нигез салучысы һәм генераль продюсеры Радик Абрахманов. - Проектыбыз әлеге югары бәягә нәкъ менә Казанда, татар мәдәнияте үзәгендә лаек булуы аеруча әһәмиятле. Без «Туган Батыр»ны бүгенге көн балаларына шартларның геройлар тудыруын, ә геройлар шартларны үзгәртергә сәләтле булуын аңлату өчен иҗат иттек».

Быел җәен мультфильм шулай ук «Каракуз» фестиваленең «Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә җиңүче булды. Бу аның тәнкыйтьчеләр арасында гына түгел, киң аудиториядә дә популярлыгын исбатлады.

Хәзерге вакытта проектны масштаблы релизга әзерләү эшләре алып барыла. «Туган Батыр»ның прокат тарихы әле башлана гына, әмма анимацион альманахны бүгеннән үк Россия кинотеатрларында күреп була. Тиздән мультфильм шулай ук алдынгы телеканалларда һәм цифрлы платформаларда да тәкъдим ителәчәк.

«Туган Батыр» - татар һәм төрки эпос мотивларына нигезләнгән мультимедияле проект. Ул анимацион сериал, китаплар сериясе һәм бай иҗтимагый-социаль эшчәнлекне үз эченә ала. «Туган Батыр» заманча форматлар ярдәмендә мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *