Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бердәм тавыш бирү көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Бердәм тавыш бирү көне якынлаша.

14 сентябрьдә җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау, шулай ук Мәләкәс округы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау узачак.

Сайлау алды чоры нәтиҗәле булды: сәяси партияләр һәм кандидатлар программаларын тәкъдим иттеләр, сайлаучылар белән очрашулар, агитация чаралары уздырылды.

Һәр шәһәрдә һәм торак пунктта татарстанлылар үз вәкилләрен – барлыгы 7 531 депутатны сайлар дип планлаштырыла.

Сайлау участоклары тавыш бирү өчен бөтен республика күләмендә иртәнге сәгать җидедә ачылып, кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк.

Татарстан сайлаучылары, һәрвакыттагыча, югары активлык күрсәтерләр һәм үзләренең гражданлык позициясен белдерерләр дип ышанам.

Кадерле дуслар! Узган биш ел эчендә республика, тышкы сынауларга бирешмичә, тотрыклылыгын саклап кала алды. Көчле икътисад, ныклы социаль яклау өлкәсе, шәһәрләрдә һәм районнарда кешеләргә яшәү өчен булдырылган уңайлы мохит, милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык – болар уртак хезмәтебез нәтиҗәләре.

Күп эшләнде, әмма киләчәктә безне әле тагын да зур эшләр көтә. Шунысы мөһим: бу юлны бергәләп уздык, сәясәттә нинди карашларга өстенлек бирүебезгә карамастан, махсус хәрби операция һәм чит көчләрнең басым ясарга тырышуы шартларында без җәмгыятебездә бердәмлекне һәм татулыкны саклап кала алдык.

14 сентябрьдә һәрберегезне гаиләләрегез белән сайлау участокларына килергә чакырам. Республикабызның киләчәк үсеш-алгарышы нинди булачагы сезнең тавышыгызга бәйле.

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим!» - диелгән мөрәҗәгатьтә.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *