Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда социаль ипотека торагын төзү планы 80 процентка диярлек үтәлгән

0

2025 ел башыннан Татарстанда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына 125,3 мең квадрат метр гомуми мәйданлы 16 социаль ипотека йорты төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Бу социаль ипотека торагын төзү буенча еллык планның 77,5 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итте Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.

Ел башыннан Татарстанда барлыгы 2578 гаилә социаль ипотека программасы кысаларында фатир алган. Дәүләт торак фондының бу елга инвестицион планы республика шәһәрләрендә һәм районнарында гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр булган 3274 фатирлы 35 йорт төзүне күздә тота.

«Ил җитәкчелегенең инициативасы белән булдырылган илкүләм проектларны, шулай ук дәүләт программаларын һәм республика проектларын гамәлгә ашыру безгә ел саен 3,5 миллион квадрат метр торак тапшырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Дәүләт торак фонды төзегән социаль ипотека йортларының җидесе Казанда, бишесе Чаллыда, икесе Бөгелмәдә һәм башка шәһәрләрдә. Фатирлар хуҗаларына яши башлау өчен тулысынча әзер итеп тапшырылган: фатирларда ремонт ясалган, сантехника, датчиклар, счетчиклар һәм электр яисә газ плитәләре урнаштырылган.

Торак белән тәэмин ителгәнлек дәрәҗәсен арттыру – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсе. Сентябрь башына Татарстан торак тапшыру буенча еллык планны 87 процентка үтәгән.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *