Татарстанда 1 октябрьдән кемнәрнең пенсияләре артачагы билгеле
1 октябрьдән кайбер татарстанлыларның пенсия түләүләре артачак. Бу кемнәргә кагылачак – «Татар-информ» материалында.
80 яшьтән өлкәнрәк гражданнар һәм I төркем инвалидлар өчен арттырылган пенсияләр
2025 елның октябреннән сентябрьдә 80 яше тулган өлкән яшьтәге татарстанлылар иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә арттырылган күләмдә ала башлый. Аларга шулай ук караучы өчен 1 314 сум өстәмә түләү бирелә башлаячак. Шундый ук норма беренче төркем инвалидларга да кагыла. Димәк, түләү 10 221,7 сумга артачак.
Ләкин өстәмә түләү бер генә нигез буенча билгеләнәчәк. Гражданин яшь буенча яки инвалидлык буенча өстәмә түләү алуны сайлый ала. Мәсәлән, Татарстанда яшәүче кеше I төркем инвалид буларак арттырылган пенсия ала икән, 80 яше тулгач, аның түләүләре өстәмә рәвештә арттырылмаячак.
Тәрбиягә алынган кешесе булган пенсионерлар өчен өстәмә түләүләр
Эшкә сәләтсез туганнарын (мәсәлән, балигъ булмаган балалар яки оныклар) караучы Татарстан пенсионерлары пенсиясе артуга өметләнә ала. Бала яки онык көндезге бүлектә укыган очракта, түләүләр аңа 23 яшь тулганчыга кадәр озайтыла.
Тәрбияләгән һәр кешесе өчен пенсионерга пенсиясенең фиксацияләнгән өлешенең (8 907,7 сум) өчтән бере өстәп түләнә. Өстәмә түләү өч гаилә әгъзасына кадәр бирелә. Аны пенсия билгеләгәндә үк яки соңрак (пенсиягә чыкканнан соң тәрбиягә кеше алган очракта) рәсмиләштерергә мөмкин. Бу очракта Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Элеккеге хәрби хезмәткәрләр һәм көч структуралары хезмәткәрләренең пенсияләрен индексацияләү
1 октябрьдән элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең, шулай ук көч структуралары ветераннарының пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Түләүләрне арттыру көч ведомстволары линиясе буенча пенсия алучы барлык татарстанлыларга кагылачак.