Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне алдыннан тынлык көне булачак

0

Татарстанда республика Рәисен сайлаулар алдыннан 12 сентябрьдән 13 сентябрьгә каршы төндә тынлык көне башлана. Бу чорда бөтен агитация кампаниясе туктатыла. Тынлык көнендә сайлаучылар тышкы йогынтыдан башка кем өчен тавыш бирәчәге турында тагын бер кат уйлый ала.

Татарстан Республикасы Рәисе сайлаулары һәм муниципаль сайлаулар Бердәм тавыш бирү көнендә – 14 сентябрьдә узачак.

Исегезгә төшерик, Татарстан Рәисе вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла:

  • Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия») – 2010 елдан республиканың гамәлдәге җитәкчесе, 2015 һәм 2020 елларда яңадан сайланды, аның сайлау алды программасында татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшыртуга басым ясала;
  • Руслан Йосыпов (ЛДПР) – инженер, юрист, эшмәкәр, ТР Дәүләт Советы депутаты, республика халкы һәм яшьләре белән аралашуга юнәлтелгән;
  • Хафиз Миргалимов (КПРФ) – тәҗрибәле сәясәтче һәм депутат, традицион кыйммәтләр һәм совет идарә итү мәктәбе вәкиле;
  • Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») – радиофизик һәм эшмәкәр, социаль гаделлек һәм пенсионерларның мәнфәгатьләре өчен көрәшә.

Татарстан Рәисен сайлаулар белән бер үк вакытта 18нче Мәләкәс бер мандатлы округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын сайлаулар, шулай ук 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.

Җирле сайлауларда катнашу өчен дәгъвачыларның рекордлы саны – 11,4 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу тавыш бирүчеләргә киң һәм төрле сайлау мөмкинлеге бирә.

Сайлауларда «Бердәм Россия» (5,5 меңгә якын кандидат), «Яңа кешеләр» (1,5 мең), ЛДПР (510), КПРФ (465), «Гадел Россия» (353), шулай ук «Россия коммунистлары», Россия пенсионерлар партиясе, «Яшелләр» һәм «Яблоко» тәкъдим ителә. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте 160 кандидат тәкъдим итте. Шулай ук 2,6 меңнән артык кеше сайлауларда үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнаша.

Татарстанда сайлауларда 2752 сайлау участогы эшләячәк. Алар иртәнге 7 сәгатьтән кичке 8 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Якындагы сайлау участогының адресын ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белергә мөмкин. Моның өчен түбәндәге гамәлләрне үтәргә кирәк:

  • «Актуаль мәгълүмат» битен ачарга;
  • «Цифрлы сервислар» бүлеген табарга;
  • «Үз сайлау участогыңны табарга» дигән төймәгә басарга.

Өй адресын (Татарстан Республикасы, шәһәр, урам, йорт номеры) язган очракта , система якындагы сайлау участогының урнашу урынын күрсәтәчәк.

Теркәлү урыны буенча сайлау участогының номерын һәм адресын шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» порталының төп битендәге «Сайлаулар» баннеры аша белергә мөмкин.

Сайлауларга үзең белән паспорт алырга кирәк.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *