Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Айсылу Мөхәммәтова: Туган халкын хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү төп максатым булып тора

0

Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан 146 нчы номерлы лицейда татар телен укытучы Айсылу Мөхәммәтова Россия күләмендә уза торган һөнәри «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе исемлегенә кертелгән. Ярышлар 7 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр Бурятиядә үтә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгегә дип илнең төрле почмакларыннан җыелган 120 укытучы һәм тәрбияче өчен бай эчтәлекле белем бирү программасы әзерләнгән. Бәйге сынауларыннан тыш, чара кысаларында экспертлар белән очрашулар да оештырыла. Конкурсның беренче көнендә Айсылу Марат кызы «Методик остаханә» сынавында уңышлы чыгыш ясый.

«Миңа татар телен һәм әдәбиятны саклап калу, үстерү мәсьәләләре буенча республикабызда алып барыла торган системалы эш хакында сөйләү бик мөһим иде. Укучыларны татар теленә өйрәтү, татар әдәбиятының матур үрнәкләре белән таныштырудан тыш, үзенең туган халкын, мәдәниятен, ватанын хөрмәт итә белүче шәхес тәрбияләү төп максатым булып тора. Шунлыктан үз эшемдә иҗади фикерләү сәләтен, үзаңны үстерә торган методикалар кулланам. Бу очракта арт-технологияләр һәр укучының мөмкинлеген ачып бирә алучы иң көчле корал», – дип фикерләре белән уртаклашты укытучы.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Айсылу Мөхәммәтова «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе сынауларында бик актив катнашса да, мондый дәрәҗәдәге чара аның өчен әле беренче генә тәҗрибә. Һәрбер сынау ярышы укытучының һөнәри эшчәнлегендә яңа баскыч булып тора.

Бәйгегә әзерлек барышында Казан мөгаллимәсенә 146 нчы лицей директоры Диләрә Кәримова һәм хезмәттәшләре, шулай ук гаиләсе ярдәм иткән. «Миңа ышаныч белдереп, һөнәри яктан үсүем өчен уңай шартлар булдырган җитәкчемә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Илһамландырган, иңнәремә канатлар куйган, һәрчак янәшәмдә булган гаиләм дә – ныклы терәгем. Республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгына ихлас рәхмәтләрем», – диде ул.

Айсылу Мөхәммәтова татар теле укыту белән бергә, укучыларны олимпиадаларга әзерли. Сыйныфтан тыш эшләр башкара, 146 нчы лицейда оештырылган «Энҗе бөртекләре» театр түгәрәге җитәкчесе. «Спектакльләребез – күңел ачу чарасы булу белән бергә, үсеп килүче яшь буын арасында туган телне куллану даирәсен арттыру, аны саклап калу мөмкинлеге дә», – дип ялкынланып сөйләде укытучы.

Бәйгедә төрле дәрәҗәдәге урын алучылар һәм абсолют җиңүче 12 сентябрь көнне билгеле булачак. «Җиңү яулау, әлбәттә, бу инде иң зур биеклек. Ләкин мин әлеге бәйгегә үтә алуым белән дә бик бәхетле. Бу сынаулар һөнәри яктан үсү, камилләшү өчен бик зур тәҗрибә бит. Бәйгедә илебезнең төрле почмакларыннан килгән максатчан, хезмәт сөючән укытучылар белән аралашабыз. Киләчәктә белем бирү юнәлешендә мин аларның тәҗрибәсен, укыту алымнарын, һичшиксез, кулланачакмын. Бу чарадан илһамланып кайтам мин», – дип сүзен тәмамлады Айсылу Мөхәммәтова.

Россия күләмендә уза торган һөнәри «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» бәйгесе Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2022 елда оештырыла. Узган ел бәйгенең йомгаклау тантанасы Казанда үткән иде.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *