Любимова: Казан 2026 елда бөтен дөнья мөселманнарын җәлеп итү урыны булачак
Россия мәдәният министры Ольга Любимова 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Ул бу хакта Telegram-каналында сөйләде.
Фикер алышу XI Санкт-Петербург халыкара берләшкән мәдәниятләр форумы кысаларында узды. Оештыру комитеты утырышында Татарстанны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов (видеоэлемтә аша) һәм республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.
Очрашуда шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре урынбасары Тарик али Бахит, Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршында Җиддәдәге даими вәкиле Турко Даудов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казанга мактаулы статус Ислам оешмасы илләре мәдәният министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Согуд Гарәбстанында февральдә узган 13нче конференциясендә бирелде.
«Әлеге статуста Казан Россиянең горурлыгы булып кына калмый, бөтен дөнья мөселманнарын җәлеп итү урынына әйләнә. Европа белән Азия тоташкан урында урнашкан шәһәр Ислам һәм Православие традицияләренең бергә гармониядә яшәвенең үрнәге булып тора», - диде Ольга Любимова.
Хәзерге вакытта масштаблы программа әзерләнә. Ул ел дәвамында гамәлгә ашырылачак. Программа «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале («Алтын мөнбәр») кебек алдынгы чараларны да, башка бик күп төрле вакыйгаларны да үз эченә алачак, дип өстәде РФ мәдәният министры.