Казанда сайлау көнендә җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрә
Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, массакүләм чаралар уздыру сәбәпле, җәмәгать транспортының эш графигы үзгәрә. Бу хакта Казанның транспорт комитеты хәбәр итә.
Аерым алганда, метрополитен 19.00-23.30 сәгатьләрдә эш көненең пик сәгатьләрендәге кебек эшләячәк – поездлар арасындагы интерваллар киметеләчәк.
Моннан тыш, 20.30 сәгатьтән башлап (бәйрәм чаралары тәмамланганнан соң) халыкны «Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы юнәлешендә 6, 22, 30, 33, 35а, 47, 72, 74 һәм 89нчы маршрутта йөрүче автобуслар өйләренә илтәчәк.
«Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамы ягына таба 13 автобус маршруты (6, 10а, 15, 29, 35, 36, 45, 46, 47, 60, 62, 75 һәм 89) буенча хәрәкәт оештырылачак.
Моннан тыш, сайлауда катнашучыларга махсус беләзекләр буенча бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә. «Беләзекне кулга кияргә һәм транспортка кергәндә күрсәтергә кирәк», - дип искәрттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.
Җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда 11 меңнән артык кандидат теркәлгән.