Чупшева Путинга Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында сөйләде
Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу барышында Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеге артуын әйтеп узды. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«<...> бик мөһим, Владимир Владимирович, без биредә ел саен эшмәкәрләр өчен, төбәкләрдә инвестицияләр өчен шартларның ничек үзгәрүен карап барабыз, һәм бездә артта калган төбәкләр үсә һәм лидерларны куып җитә», - дип билгеләп үтте агентлык башлыгы.
«Сез шулай ук Татарстан һәм Түбән Новгород өлкәсенең быел икенче позициядә булуын билгеләп үттегез, әмма аларның индексы Мәскәүнең узган елгы индексына туры килә», – дип искәртте Чупшева, Путинга мөрәҗәгать итеп.
Стратегик инициативалар агентлыгы җитәкчесе шулай ук федерациянең башка субъектлары командалары белем алу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга килүен әйтеп узды.