Россиядә мул тормыш белән яшәүчеләр саны 20 елда өч тапкырга диярлек арткан
Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырган россиялеләрнең яртысы диярлек (49 проценты) акчасы җитәрлек дәрәҗәдә булуын белдергән. Соңгы 20 елда бу күрсәткеч өч тапкырга диярлек арткан – 2006 елда мул тормыш белән яшәүчеләр саны нибары 18 процент булган. Бу Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыруыннан билгеле булды.
«Бу россиялеләрнең тотрыклы матди хәлен күрсәтүче билге түгел, аларның чиктән тыш ярлылык халәтеннән чыгуын дәлилләүче күрсәткеч. Россиядә яшәүчеләрнең күбесенең җаваплары элеккечә «җитә» һәм «җитеп бетми» кебек вариантлар арасында», – диелгән сораштыруга аңлатма язуында.
Сораштырылган кешеләрнең өчтән бере диярлек (32 проценты) акчасы җитәрлек күләмдә булмавын әйткән. Респондентларның 18 проценты акчасын бөтенләй җиткерә алмый. Шул ук вакытта хатын-кызлар (53 процент) ир-атларга (46 процент) караганда ешрак акча җитмәве турында әйтә. Мул тормыш белән яшәве турында ешрак 1947 елга кадәр туган кешеләр (55 процент) җавап биргән. 1948-1967 елгы буын вәкилләре (44 процент) арасында бу хакта әйтүчеләр азрак.
Сораштыру 2025 елның 12 июлендә 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең россияле арасында үткәрелгән.