Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын һәм кунакларны Kazan Digital Week форумына чакырды

0

Киләсе атнада Татарстан башкаласында Kazan Digital Week алтынчы халыкара форумы башлана. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында искәрткәнчә, чарада 60 илдән 20 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә. Мәгълүмат технологияләре өлкәсендә 250 компания үзләренең инновацион проектларын тәкъдим итәчәк.

Форум программасына Россия IT-тармагының әйдәп баручы компанияләрен берләштерә торган 100дән артык чара кертелгән. Төп темалар арасында мәгарифне цифрлаштыру, «акыллы шәһәр» концепциясен үстерү һәм цифрлы трансформациянең башка юнәлешләре бар.

Рөстәм Миңнеханов форумның тәҗрибә уртаклашу һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге актуаль тенденцияләр буенча фикер алышу өчен мәйданчык булачагын билгеләп үтте һәм теләгән һәркемне чарада катнашырга чакырды.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *