Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Спорт министрлыгында стажировка уза
Россия Герое Рәсим Баксиков 8-12 сентябрьдә Татарстан Спорт министрлыгында стажировка уза. Программа «Геройлар вакыты» федераль проекты кысаларында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә оештырылган, махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны адаптацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Атна дәвамында Рәсим Баксиков спорт ведомствосының эш структурасы белән танышты. Беренче көнне ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм министр урынбасары Илдар Садриев белән киңәшмә узды.
Җитәкчелек министрлыкның төп максатларын һәм бурычларын билгеләде, шулай ук Баксиков белән ул стажировка узарга теләгән юнәлешләр турында фикер алыштылар.
Спорт министры урынбасары Илдар Садриев билгеләп үткәнчә, «Геройлар вакыты» проекты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә мөһим алым булып тора. Аның сүзләренчә, ул хәрбиләргә иҗтимагый тормышка спорт аша гына түгел, ә дәүләт һәм муниципаль структуралар эшендә катнашу аркылы да интеграцияләнергә ярдәм итә.
Атна - зур ведомство эшенә тулысынча кереп китү өчен бик кыска вакыт, әмма министрлык эшчәнлек үзенчәлекләрен, төп бурычларны һәм аларны хәл итү юлларын мөмкин кадәр ачарга тырышты, дип искәртте Садриев.