Махсус операция ветераны, «Абилимпикс-2025» җиңүчесе Комлы Кавал авылында тавыш бирәчәк
14 сентябрьдә Лаеш районында Бердәм тавыш бирү көне бәйрәм атмосферасында узачак. Сайлау участогында махсус хәрби операция ветераны Александр Антонов та тавыш бирәчәк.
Ул күптән түгел махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында Казанда узган «Абилимпикс-2025» беренче һөнәри осталык чемпионатында «вокал» номинациясендә җиңү яулады. «Александр Комлы Кавал авылындагы сайлау участогында тавыш бирәчәк», – дип билгеләп үттеләр Лаеш районы хакимияте матбугат хезмәтендә.
Сайлаучылар арасында Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин да булачак.
Райондагы һәр участок вакыйгага үзенчә әзерләнә: сайлау мәйданчыклары янында иҗат коллективлары концертлары, Сокуры авылында чәчәк һәм азык-төлек ярминкәсе оештырылачак.
Тавыш бирүдә умартачыларның җиденче буынын тәкъдим итүче гаилә дә катнаша. 14 сентябрьдә Габишев авылында яшәүче хатын-кыз 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә – ул да участокка киләчәк. Йөз яше тулган кешеләр өендә тавыш бирер дип көтелә.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.