Ел башыннан Татарстанда 61 кеше, шул исәптән 5 бала суда батып үлгән
Ел башыннан Татарстанда 61 кеше, шул исәптән 5 бала суда батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең кешеләрнең сулыкларда иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
Ул быел республика сулыкларында 76 һәлакәт булганын, 37 кеше, шул исәптән, 4 бала коткарылганын әйтте.
Регина Гаязова сүзләренчә, суга батып үлү очракларының күбесе су коенырга яраксыз урыннарда суга керү белән бәйле. Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында – 29 кеше, шул исәптән 4 баланың гомере өзелгән. Исерек халәттә яки хәл начараеп суга килеп төшү аркасында 18 кеше һәлак булган.
Ул балаларга да сулыклар янында ялгызы йөрергә ярамау турында гел кабатлап торырга өндәде. «Дәресләр беткәч, өйләренә кайтканда да, сулыклар кырыенда үзләре генә йөрмәсеннәр. Суга берәр нәрсәләре төшеп китсә, шуны алырга дип суга төшәргә мөмкиннәр», – диде Регина Гаязова.