Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа закон буенча, теркәлмәгән көймәләрнең хуҗалары үзләре белән паспортын йөртергә тиеш

0

Россиядә 1 сентябрьдән яңа закон үз көченә керде: хәзер теркәлүгә каралмаган көймә, катерларның хуҗаларында үзләре белән шәхесе турында таныклыгы, ягъни, паспорты булырга тиеш. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең кешеләрнең сулыкларда иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова әйтте.

«Әгәр кечкенә суднолар белән идарәгә хокукы турында таныклыгы булмаса яки көймә белән идарәне хокукы булмаган башка кешегә тапшырса, штраф нибары 100 сум, тик суднога арест салына һәм махсус стоянкага җибәрелә. Яңа закон буенча, көймә хуҗаларындә кечкенә судноларны йөртә алуы турында таныклык булуы шарт. Әгәр судно теркәлгән булмаса, йөртүченең шәхесен күрсәтүче таныклыгы булырга тиеш», – дип аңлатты Регина Гаязова.

Ул 1 ноябрьгә кадәр суда навигация әле дәвам итүен әйтте. Суга чыгар алдыннан һава торышын карарга, йөзү урынын өйрәнергә, күзәтергә, көймәнең коткару чаралары белән тәэмин ителгәнлеген тикшерергә киңәш итте. Шулай ук, пассажирлар күпме булса, коткару жилетлары да шулкадәр булырга тиешлеген искәртте. Регина Гаязова федераль закондагы үзгәрешләр белән танышырга өндәде.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *