Россия Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм тавыш бирү көнендә эшләячәк күзәтүчеләр санын атады
2025 елдагы Бердәм тавыш бирү көне кысаларында сайлауларда 165 меңнән артык күзәтүче эшләячәк, дип белдерде РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хәзер тавыш бирү көннәрендә сайлау комиссияләренә күзәтүчеләр билгеләргә хокуклы субъектлар тарафыннан барлыгы 165 мең күзәтүче тәкъдим ителгән: участок сайлау комиссияләренә – 164 997, территориаль сайлау комиссияләренә – 514, округ комиссияләренә – 8 күзәтүче», – диде Памфилова тавыш бирүнең башлануы турындагы брифингта.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.