Татарстан Рәисе: Муниципалитетлар бюджетын дефицитсыз кабул итәргә кирәк
Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджетын дефицитсыз кабул итәргә кирәк, ә барлык чыгым вәкаләтләре реаль керемнәр белән ныгытылырга тиеш. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисади үсешен фаразлауның төп параметрларына багышланган утырышында шундый йөкләмә белән чыгыш ясады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
«Барлык чыгым вәкаләтләре реаль керемнәр белән ныгытылырга тиеш. Муниципалитетларның бюджетларын дефицитсыз кабул итәргә кирәк. Әгәр сезнең өстәмә керемнәрегез булса, алар аерым каралачак. Безнең бурыч - республика бюджеты, мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды һәм муниципаль бюджетлар турындагы закон проектларын формалаштыру», - диде ул.
Барлык карарлар да вакытында раслансын өчен, республика бюджеты буенча проектны ТР Дәүләт Советына - октябрьдә, ә муниципалитетлар буенча декабрьдә кертергә кирәк, дип өстәде Миңнеханов.
Ул парламентта бюджетны килештерү буенча зур эш оештырылсын иде дип, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, Миңнеханов республика Премьер-министры Алексей Песошинга, конкурс процедураларын вакытында үткәрүне башлап җибәрү өчен, титул исемлекләренең капиталь өлешен формалаштырырга кушты.
«Рөстәм Нургалиевич, сезнең барлык йөкләмәләрегез дә үтәләчәк. Моның өчен Татарстан Финанс министрлыгына, мәҗбүри медицина иминияте территориаль фондына 30 сентябрьгә кадәр берләштерелгән бюджет фаразын тәкъдим итәргә кирәк», – дип өстәде Песошин.