Казан янында Идел елгасында катер әйләнеп капланганнан соң дүрт кеше һәлак булган
Казан янында Идел елгасында катер әйләнеп калганнан соң дүрт кеше һәлак булган, өчесе исән калган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе тирәсендә булган. Җиде пассажир утырган катер әйләнеп капланган.
«Өч кеше исән калган, дүртесе батып үлгән. Һәлакәт урынына коткаручылар һәм Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре килде. Һәлак булган ике кызның су өстендә мәетләре табылган, ике кешене эзләү дәвам итә», – дип аңлаттылар ведомствода.
Якынча мәгълүматлар буенча, пассажирлар жилет кимәгән булган. Моннан тыш, тиешле нормалар да бозылган - алты кешегә исәпләнгән судно артык йөкләнеш белән барган.
Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр иткәнчә, ике катерда 10 кеше булган.
«Судноның йөртүчесе идарәсен югалткан, нәтиҗәдә катер әйләнеп капланган. Ике кыз һәлак булган, тагын ике пассажирны эзлиләр. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли», - дип язган ул телеграм-каналында.