Прохор Шаляпин: Казанда мине чәкчәк белән сыйладылар
Җырчы һәм шоумен Прохор Шаляпин 9 сентябрьдә шәһәр халкы өчен оештырылган бәйрәмдә чыгыш ясаганнан соң Казан тамашачысының кунакчыллыгын югары бәяләде. Җырчы «Татар-информ» агентлыгына биргән комментарийларда әлеге визиттан алган җылы хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм хәтта сәфәренең гастрономик серен дә ачты, дип яза хәбәрче Чулпан Шакирова.
Шаляпин билгеләп үткәнчә, ул Татарстан башкаласына килүдән канәгать калган.
«Миңа чыгыш ясау бик рәхәт булды, Казан мине бик яхшы кабул итте. Әлеге уңайлы шәһәрне бик яратам. Сезгә поездда килдем һәм зур ләззәт алдым!» - диде ул.
Артист традицион татар сыйларның күңеленә аеруча хуш килүен әйтте. «Мине чәкчәк белән сыйладылар, һәм мин аны хәзер дә бик теләп ашыйм», - дип ачыклык кертте Прохор Шаляпин.
Җырчы шулай ук үзенең төрле яшьтәге аудиториягә исәпләнгән концерт программасы әзерләве турында сөйләде. Аның сүзләренчә, ул халык җырларын эстрада хитлары белән аралаштырып, барлык тамашачыларга да ярарга тырышкан.
«Миңа халык җырларын башкару ошый. Программа төрле булсын өчен мин анда халык җырларын да, эстрада җырларын да керттем», — дип аңлатты ул.