Синоптиклар Татарстанда кырау төшәчәге турында кисәтте
Татарстан халкын һава торышының начараюы турында кисәттеләр. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 13 һәм 14 сентябрьгә фаразлары белән уртаклашты.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һавада һәм туфракта урыны белән кырау көтелә. Температура -2 градуска, Казанның түбән урыннарында -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.