Гөлнара Габдрахманова: «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы архив эше брендына әверелде
Бүген Татарстан Дәүләт архивы тарафыннан гамәлгә куелган «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналына 100 ел тулу уңаеннан тантана булды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова фәнни-документаль матбугат басмасының әһәмиятен ассызыклады һәм аның брендка әйләнүен билгеләде.
«Бу безнең барыбыз өчен дә бик истәлекле көн. Журналыбыз нәшер ителә башлауга бер гасыр вакыт – тулы бер дәвер үткән. «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналы архив эше брендына әверелде. Шушы исем белән конкурслар да оештырып торабыз. Журнал шушы еллар эчендә танылу яулап, үзенең авторларын һәм һәр санын көтеп алучы укучыларын булдырган. Барлыгы журналның 120 саны чыккан. Архив эше буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Дәүләт архивы исеменнән дә басманың буыннар бәйләнешен сурәтләгәнен дә әйтәсем килә», – дип белдерде ул.
Шулай ук Гөлнара Габдрахманова теләкләрен җиткерде.
«Чын күңелдән бөтен архивистларга һәм дә журналның редакция коллективына яңадан-яңа иҗади уңышлар телим. Әлбәттә, безнең журналның дәрәҗәсен – аның укучылары арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булуы да бермәбер күтәрә», – дип ассызыклады ул һәм ТР Рәисенең басма юбилее уңаеннан җибәрелгән тәбрикнамәсен укып ишеттерде.
Чара чакырылган кунаклар, журналны нәшер итүдә хезмәт куйган кешеләрнең чыгышлары һәм видеоархив материалларын күрсәтү белән дәвам итте. Тематик күргәзмә белән танышу мөмкинлеге булды.
Журнал 2011нче елда Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булган. Чара шулай ук журналны яңадан торгызу инициаторы – тарих фәннәре докторы Дамир Шәрәфетдиновның тууына 85 ел тулуга багышланды.
- Журналның концепциясе Татарстан, Идел буе һәм Урал буе тарихы буенча беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә торган Россия Федерациясе һәм чит ил архивларының архив документларын бастырып чыгарудан гыйбарәт. Басмада мемуарлар, тарихчыларның язмалары һәм башка материаллар басыла.