Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанның Бердәм тавыш бирү көненә әзерлеге турында хәбәр итте

0

14 сентябрьдә булачак Бердәм тавыш бирү көненә Татарстанда сайлау участоклары хәзер тулысынча әзер. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Казанда «Гаилә белән сайлыйбыз» видеороликлар конкурсына йомгак ясаганда әйтте.

«Бүгенге көнгә барысы да әзер – сайлау участоклары әзер, иминлек безнең хокук саклау органнары тарафыннан максималь рәвештә саклана һәм күзәтелә. Күзәтүчеләр үз вазифаларына керешергә әзер. Видеокүзәтү әзер, әмма иң мөһиме алда. Бу 14 сентябрьдә татарстанлыларның активлыгы», - диде ул.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе сайлавы, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә эшлячәк.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.


















Музыкальные новости





























СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *