Кемерово өлкәсенең «Сәҗдә» мәчетендә хатын-кызлар мәҗлесе булды
2025 елның 4 сентябрендә Кемерево өлкәсенең Прокопьевск районы Верх-Егос бистәсендәге «Сәҗдә» мәчетендә Мәүлид ән-Нәби - Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган истәлекле вакыйга – хатын-кызлар мәҗлесе булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Нәсыйха» мәчете имамы Сәет хәзрәт пәйгамбәребезнең тормышы, әхлакый сыйфатлары һәм күркәм холкы турында сөйләде.
Татар бергәлеге хатын-кызлары, кунакчыллык күрсәтеп, әлеге мәҗлесне бизәгән затлы ризыклар әзерләде.
Имамның үгет-нәсихәтләреннән соң изге Коръән аятьләре яңгырады, аннары бергәләп дога кылдылар. Чара бәйрәм ашы һәм камыр ризыкларыннан авыз итү белән тәмамланды.
«Мондый очрашулар Прокопьевск шәһәре һәм районында яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен күркәм гадәткә әверелде.
«Сәҗдә» һәм «Нәсыйха» мәчетләре - рухи үзәкләр генә түгел, ә татар мәдәнияте һәм гаилә традицияләре кыйммәтләрен кадерләп саклау һәм буыннан-буынга тапшыру урыны да», – ди оештыручылар.