Миңнеханов Казандагы СИБУР заводында: Үрнәк производство, хезмәт шартлары бик шәп
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның «СИБУР» предприятиесе – «Казаноргсинтез» заводы коллективы белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, предприятиедә соңгы елларда күп нәрсә үзгәрде. Бу хакта «СИБУР» компанияләр төркеме матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үрнәк производство, хезмәт шартлары шәп, ашханәләр яхшырак, көнкүреш шартлары үзгәргән - кешеләр турында кайгырту сизелә», - диде Татарстан Рәисе.
Предприятиенең яшь белгечләре белән аралашканда, ул шулай ук СИБУР ярдәме белән яңа белем бирү үзәкләре булдыруга һәм квалификация күтәрү институтларын, аерым алганда, «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертизаны үстерү үзәген үстерүгә игътибар юнәлтте.
«Эш урынында озак эшләү» программасында катнашучы, предприятие һәм Казан регбисы ветераны Валерий Носов Рөстәм Миңнехановка регби уены өчен икенчел материаллар кулланып ясалган туп бүләк итте.
«Рөстәм Нургалиевич, мин «Казаноргсинтез»да 44 ел эшлим, предприятиене модернизацияләү белән шөгыльләндем, хәзер яшьләрне күтәрәбез – «Эш урынында озак эшләү» программасы эшли. Коллектив исеменнән Сезгә җиңүләр һәм уңышлар теләргә рөхсәт итегез», - дип мөрәҗәгать итте ул республика җитәкчесенә.
Рөстәм Миңнеханов җавап итеп предприятие коллективына рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.