«4G – БПЛА белән идарә итү чарасы»: ни өчен Казанда интернетны чиклиләр?
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мобиль интернетны сүндерделәрме?
Июнь аеннан Татарстанда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы кертелә башлады, ул вакытта мобиль интернеттан файдалану чикләнә. Әмма сентябрь башыннан даими режимда мобиль интернет Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эшләми башлады.
«Сентябрь башыннан операторлар, режимга карамастан, Казан авиация заводы тирәсендәге мобиль интернетны тулысынча сүндерде. Ләкин мобиль элемтә анда тулаем тыелмый. Сез, мәсәлән, телефоннан шалтырата аласыз», - дип сөйләде Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Мобиль интернет бу территориядә тулысынча томаланмый. 2G челтәре файдалана алырлык булып кала. Аны куллану өчен телефон көйләүләрендә бу челтәрне өстенлекле челтәр итеп сайларга кирәк. Хәйруллин сүзләренчә, ул кирәкле ихтыяҗлар өчен җитәрлек булырга тиеш.
Айрат Хәйруллин: «Элемтә белән бәйле вазгыятьне яхшырту өчен 6 сентябрьдән операторлар 2G форматындагы мобиль интернетны кабыза башлады»
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
«1 сентябрьдә кабул ителгән чаралардан соң шикаятьләрне исәпкә алып, 6 сентябрьдән элемтә белән бәйле вазгыятьне яхшырту өчен операторлар 2G форматындагы мобиль интернетны кабыза башладылар. Бу интернетны гадәти бурычлар өчен файдаланырга мөмкинлек бирә – мәсәлән, мессенджерга кереп хәбәр җибәрергә, таксига заказ бирергә, Дәүләт хезмәтләре кушымтасыннан файдаланырга. Әйе, интернет акрын, куллану өчен уңайсыз булса да, барыннан да элек куркынычсызлык мөһим», – дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.
Шулай ук мобиль элемтә дә куллану өчен яраклы булып кала. «Теләсә кайсы ноктада теләсә кайсы телефон номерына шалтыратырга мөмкин», – дип өстәде министр.
Чикләүләр режимында ашыгыч рәвештә интернет кирәк булса, нишләргә?
Казан халкының мобиль интернет эшен чикләүгә бәйле уңайсызлыклар булганга күрә, Wi-Fi нокталар системасын үстерүне дәвам итә. Казанда гына да 500дән артык шундый локация бар. Мондый нокталар буенча тулырак мәгълүмат ТР цифрлар министрлыгы сайтында «Татарстан Республикасында Wi-Fi нокталары» картасында урнаштырылган.
Wi-Fi нокталар системасы үсеше дәвам итә. Казанда гына да 500дән артык локация бар
Фото: © «Татар-информ»
«Аңлыйбыз, күпчелек бушлай Wi-Fi нокталары хәзер сәүдә үзәкләрендә, кунакханәләрдә һәм кибетләрдә урнашкан, аңа тоташу өчен бина эченә керергә туры килә – бу һәрвакытта да уңайлы түгел. Шуңа күрә «Уфанет» операторы шәһәр урамнары, парклары һәм скверларында иҗтимагый Wi-Fi челтәрен үстерә. Хәзер Казанда саф һавада бушлай интернетка тоташырга мөмкин булган 200дән артык шундый нокта урнаштырылган. Инде 50 меңнән артык кеше бушлай Wi-Fi ноктасыннан кулланган», – дип хәбәр итте Айрат Хәйруллин.
Мәсәлән, Авиатөзелеш районында «Крылья советов» паркында Wi-Fi керү өчен тугыз нокта урнашкан. Алар тулысынча бушлай.
Берничә киңәш
Куркынычсызлык максатында мобиль интернет эшен чикләү зарурлыгы белән бәйле рәвештә, халыкка үз йортларында чыбыклы интернет тоташтыру турында уйларга кирәк, дип белдерде министр.
«Элек мобиль элемтә шулкадәр яхшы иде, күпләр өйгә үткәрелә торган чыбыклы интернеттан баш тартты. Хәзер вазгыять үзгәрде – чыбыклы интернет тотрыклы һәм ышанычлы булып кала. Без соңгы айда чыбыклы интернетка тоташу күләменең өч тапкырга артуын күрәбез», - дип сөйләде ул.
Куркынычсызлык максатында мобиль интернетның эшен чикләү зарурлыгы сәбәпле, халыкка үз йортларында чыбыклы интернет тоташтыру турында уйланырга кирәк.
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»
Моннан тыш, ул халыкка «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» кушымтасын урнаштырырга киңәш итте, анда барлык мөһим мәгълүмат һәм кисәтүләр, шул исәптән пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында режимнар кертү турында да оператив рәвештә мәгълүмат чыга.
«Барлык операторлар белән 3G, 2G тизлегендә теге яки бу сайтларга керү мөмкинлеге булган сервисларның исемлеге формалаштырылды. Аңа «Госуслуги», «Яндекс» сервислары, «МАХ» мессенджеры , «Ozon» һәм «Wildberries» маркетплейслары, «ВКонтакте», «Одноклассники», «Avito», «RuTube», Россия Хөкүмәте һәм администрациясе сайтлары, «Билайн» «Мегафон», «МТС», «Ростелеком», Т2 элемтә операторлары керә», – дип хәбәр итте министр.
Элемтәгә керү белән бәйле проблемалар ачыкланганда, «122» кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия цифрлар министрлыгы 2G һәм 3G челтәрләре эшләгәндә керү мөмкинлеге саклана торган кушымталарның "Ак Исемлеге" хупланды
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»
«Яңа мөһим инициативаны эшләтеп җибәрү турында хәбәр итәсем килә. «122» кайнар линиясенә хәзер проблемалы зоналарда мобиль интернетның сыйфатына бәйле гаризалар кабул ителә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә кабул ителәчәк һәм чишелешләр эзләү өчен элемтә операторлары белән берлектә җентекләп анализланачак», – дип сөйләде Хәйруллин.
Аның әйтүенчә, ведомство белгечләре көн саен республикадагы вазгыятьне күзәтеп бара.
Мобиль интернет БПЛА белән идарә итү өчен ничек кулланыла?
Мобиль интернет безнең илгә һөҗүм итә торган пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү чарасына әверелде. Моның өчен 3G һәм 4G челтәрләре кулланыла, дип аңлатты Айрат Хәйруллин.
«1 июньдә Иркутск һәм Мурманск өлкәләрендәге хәрби аэродромнарда пилотсыз очкычлар куллануның шаһитлары булдык. Дроннар белән мобиль интернет аша идарә итәләр. Ягъни бүген заманча пилотсыз очкычлар теләсә нинди операторларның SIM-карталарын мобиль челтәргә тоташу, карталарны йөкләү, видео тапшыру өчен куллана. Бүген 4G – ул интернет кына түгел, ә БПЛА белән идарә итү чарасы да», - дип аңлатты ул.
Соңгы айларда пилотсыз очкычлар һөҗүмнәренең саны шактый артты. Августта республика өч тапкыр һөҗүмгә дучар булды. Шулай ук Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсе, Чувашия Республикасы, Башкортстан кебек күрше төбәкләр дә актив рәвештә һөҗүмгә дучар ителде. Вакыт узу белән һөҗүм тактикасы үзгәрә һәм дроннарның яңа төрләре барлыкка килә, дип өстәде министр.
Хәйруллин ассызыклаганча, Татарстандагы вазгыять Россиянең башка төбәкләренә караганда күпкә яхшырак.
«Россиянең башка төбәкләрендә, бигрәк тә чик буе төбәкләрендә, чикләүләр күпкә катгыйрак – анда мобиль интернетны еш кына бөтен шәһәр буйлап сүндерәләр. Яки, мисал өчен, күрше Удмуртия Республикасы, Самара өлкәсендә мобиль интернет хәзер бөтенләй эшләми. Татарстанда вазгыять җиңелләрдән түгел, һәм элемтә белән проблемалар чыннан да бар. Шуңа да карамастан бездә әле һаман да мобиль элемтә саклана, һәм без уңайсызлыкларны киметү, сезнең куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барысын да эшлибез. Барлык чаралар да безне яклау өчен кабул ителә», – дип билгеләде ул.
Арсений Кәримов, «Татар-информ»