Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда бөртеклеләр мәйданының 87 процентыннан уңыш җыелган
Татарстанда бөртеклеләр мәйданының 87 процентыннан уңыш җыелган. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа уңыштан беренче каравай пешерелгән инде.
Фото: © Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналы
Миңнеханов сүзләренчә, төбәктә уртача уңыш гектарыннан 38,7 центнер тәшкил итә. Ул ассызыклаганча, ирешелгән нәтиҗәләр авыл хезмәтчәннәренең казанышы булып тора.