Казан янында Иделдә әйләнеп капланган катерның батып үлгән пассажирларын эзләү дәвам итә
Татарстанның Яшел Үзән районында коткаручылар кичә Иделдә ауган катерның баткан пассажирларын эзләүне дәвам итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, гидроакустик прибор ярдәмендә сулыкның 4,5 мең квадрат метр мәйданы һәм 240 мең квадрат метр төбе тикшерелгән. Эзләү нәтиҗә бирмәде, караңгы төшү сәбәпле туктатылды.
Бүген эзләүләр дәвам итәчәк.
Искәртик, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсеннән ерак түгел булган. Катер йөртүчесе идарә итә алмаган, нәтиҗәдә судно әйләнеп капланган. Ике кыз һәлак булган, тагын ике пассажирны эзлиләр.
Якынча мәгълүмат буенча, пассажирлар жилетсыз булган. Моннан тыш, пассажирлар сыйдырышлылык нормалары бозылган - алты кешегә исәпләнгән судно артык йөкләнеш белән барган.