Түбән Камада яңартылган «Алмаш» спорт базасы ачылды
Түбән Камада модернизациядән соң «Алмаш» спорт базасы ачылды. Бу хакта Татарстанның Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев Телеграм-каналында хәбәр итте.
«База территориясен танып булмый - барлык иске корылмаларны сүткәннәр, алар урынына яңа биналар төзелгән, чаңгы базасын капиталь ремонтлаганнар, янәшәдәге мәйданчыкларны төзекләндергәннәр», – дип ассызыклады муниципалитет җитәкчесе.
Хәзер «Алмаш» елына 336 спортчыга исәпләнгән заманча укыту-тренировка базасын һәм ел әйләнәсе эшли торган спорт-сәламәтләндерү лагерен үз эченә ала, анда 980гә кадәр укучы ял итә алачак. Биредә яңа торак корпуслар, заманча инфраструктура, футбол кыры, чаңгы трассалары һәм воркаут-зоналар бар.
«Күпләр мондый спорт лагерьлары турында хыяллана, ә бездә бу хыял чынга ашты инде. Теләсә кайсы шәһәр өчен мондый лагерь - бик зур бүләк. Безнең өчен ул СИБУР һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чынбарлыкка әверелде», – дип йомгаклады Беляев һәм «Алмаш» базасының чемпионнар үсәчәк урын булуын теләде.