Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады

0

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башланды. Татарстан фермерларының яңа җитештерелгән продуктларны хәзер һәр шимбәдә 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр өч мәйданчыкта – ипподромда, «Южный» агропаркында һәм «Строитель» стадионында сатып алырга мөмкин, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.

Ачылышта Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов булды. Ул җитештерүчеләр белән аралашты, уңыш нәтиҗәләре белән кызыксынды һәм аларга яхшы сәүдә итүләрен теләде.

«Бүген без яхшы традицияне башлыйбыз: иң яңа продуктлар сатып алу мөмкинлеге булсын өчен көзге ярминкәләр ачабыз. Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Әгерҗе, Актаныш, Мөслим һәм Сарман районнары җитештерүчеләренә рәхмәт белдерәсем килә, алар ел саен Чаллыга сыйфатлы продукция алып килә», – диде Фәрит Сәлахов.

Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен Башкарма комитет алдан ук мәйданчыклар әзерләгән: парковкалар, сату урыннары, ит бүлү өчен махсус урыннар, бәдрәфләр һәм сәүдә нокталары җиһазландырылган. Киштәләргә керер алдыннан барлык продукция тиешле хезмәтләр тарафыннан контрольдә тотыла.

Шәһәр халкы иртәдән үк сатып алырга килде. Ярминкәләр декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *