Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә грек-рим көрәше буенча ХІІ Бөтенроссия турниры башланды
Казан РСФСРның атказанган тренеры Мәгас Сәхабетдинов истәлегенә 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХІІ Бөтенроссия турнирын кабул итте. Быел турнирда Россиянең 59 төбәге катнашты. Бу әлеге ярышларны уздыруның 12 елында иң рекордлы сан, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Екатерина Маркс.
ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казандагы турнирның әһәмияте артуын билгеләп үтте.
«Бүгенге турнирга бөтен илдән иң көчле юниорлар җыелды. Казанда, «Ак Барс» көрәш сараенда төрле ярышлар уздырыла, әмма нәкъ менә шушы турнирны без һәрвакыт түземсезлек белән көтәбез. Грек-рим көрәше буенча илебезнең булачак яшүсмерләр җыелма командасы нәкъ менә шушында формалаша бит», – диде Шәйхетдинов.
Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Бөгелмәдән 15 иң көчле көрәшче чыгыш ясый. Турнирда барлыгы 400дән артык спортчы катнаша.
- Грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры Казанда «Ак Барс» Көрәш сарае базасында 12-15 сентябрьдә уза.