Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Түбән Кама музеенда шәһәрнең мәртәбәле хезмәт династияләре белән очрашу узды

0

Түбән Кама шәһәре музеенда шәһәрнең мәртәбәле хезмәт династияләре белән очрашу узды. Залда утырган гаилә династияләренең гомуми эш стажы йөзләгән елларны тәшкил итә. Тантанада барлыгы 11 хезмәт династиясен хөрмәтләделәр. Алар - төзелеш, медицина, мәгариф, мәдәният, спорт тармакларында күп еллар хезмәт куйган гаиләләр. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында хәбәр иттеләр.

«Бүгенге көндә Түбән Кама иң матур, төзек, алга киткән шәһәрләрнең берсе. Биредә алга таба үсү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Һәм бу бик күп кешеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Бигрәк тә хезмәт династияләренең өлеше зур. Буыннан-буынга матур хезмәт традицияләрен тапшырып, яшьләргә лаеклы үрнәк күрсәтеп, сез уңышка ирешүнең серләре белән уртаклашасыз. Хезмәт кешесе һәрвакыт мактауга лаек булды. Һәм бүген сезнең барыгызга да шушы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сүзләрен ирештерәсе килә», — дип, кунакларны сәламләде Радмир Беляев.

ОчрашудаТатарстаннан Россиядә сенаторы Александр Терентьев та бар иде. Ул шулай ук хезмәт династияләренә карата олы хөрмәт белдереп, аларның шәһәр һәм район үсешенә генә түгел, Ватаныбызның чәчәк атуына да күп көч кертүләрен ассызыклап узды.

Тантанада, күпьеллык хезмәтләре өчен, хезмәт династияләренә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Кама районының элеккеге җитәкчесе Әгътәс Галиәхмәтов та бар иде. Ул күп еллар транспорт өлкәсендә хезмәт куеп, РФнең, ТАССРның атказанган транспорт хезмәткәре, Россия транспортының Мактаулы хезмәткәре исеменә лаек булган, Түбән Кама шәһәре һәм районының Мактаулы гражданины исемен йөртә. Уллары Азат һәм Марат Галиәхмәтовлар Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре исеменә лаек булганнар.

«Безнең гаилә династиясенең транспорт өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы 100 елдан артып китә. Түбән Камада 55 елдан артык яшибез. Шәһәрне үзебез төзедек, шушында шатланып, куанып гомер итәбез. Нинди генә эштә эшләсәң дә, уңышка ирешү өчен кешеләрне яратырга, якын итәргә кирәк. Һәр кешегә хөрмәт булырга тиеш», — ди Әгътәс Галиәхмәтов.

Мактаулы кунаклар арасында гомуми хезмәт стажы иң зур булган гаилә вәкилләре — Гафиуллин-Миңнехановлар иде. Ул 1270 ел тәшкил итә. Укытучылар династиясе бүген дә үз хезмәтләренә тугры калып, мәгариф өлкәсендә эшләүләрен дәвам итә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *