Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Төзекләндерүдән соң Мәскәү өлкәсендә Щелковоның Җәмигъ мәчете ачылды

0

Мәскәү өлкәсендә төзелгән әлеге беренче мәчет 2001 елда ачылган булган. Аны быел мөселманнар шәһәрнең 100 еллыгы уңаеннан төзекләндерде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте телеграм-каналы.

Щелковода мөселман җәмгыяте XX гасырда – бирегә Казан, Горький (хәзерге Түбән Новгород) һәм башка шәһәрләрдән татарлар доломит карьерларында эшләү өчен килә башлагач оешкан. Ә рәсми рәвештә мөселман җәмгыяте 1996 елда теркәлгән. Каланың бу Аллаһ йорты төзелеше бары тик шәхси иганәчеләр тарафыннан гына финансланган була. Аның төп өлешен Альберт Насыйбуллин үз җилкәсенә алган һәм мәчет аның әтисенең исемен йөртә.

Равил исемендәге әлеге мәчетнең төзекләндергәннән соң ничек үзгәргәнлеген фотосурәтләрне чагыштырып карап була. Хәзер ул өч катлы һәм 2,5 меңгә кадәр кеше сыйдырырлык. Ә гомумән, мәчет территориясе җомга намазларында дүрт меңгә кадәр, гаетләрдә 20 меңнән артык кешене сыйдырачак – хәзер Аллаһ йортына шулкадәр мөселман килә.

Мәчетне киңәйтү барышында намазлар туктатылмаган. 2023 елда мәчет комплексында тәһарәт алу өчен аерым, яңа бина төзелгән булган. Мәчет ачылышы тантанасында катнашкан баш мөфти шәех Равил Гайнетдин: «Әлхәмдүлиллаһ, без рухилык, әхлаклылык, канунилык һәм дингә хөрмәт бәяләнгән дәүләттә яшибез», - дип шөкер кылды, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *