Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан делегациясе «Студентлар язы» бөтенроссия фестиваленә юл тотты

0

14 һөнәри белем бирү оешмасыннан 75 кешедән торган Татарстан делегациясе 15-23 сентябрьдә узачак «Россия студентлар язы» бөтенроссия фестивалендә катнашу өчен Ставропольгә юл тотты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел фестиваль Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Конкурс программасында беренче тапкыр вокал юнәлешендә «Фронт җыры» һәм театр юнәлешендә «фронт прозасы һәм поэзиясе» номинацияләре барлыкка киләчәк. «Медиа» һәм «Видео» юнәлешләрендә барлык конкурс эшләре фестивальдә ясалачак һәм шулай ук Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.

Фестиваль 70 субъекттан төбәк сайлау этапларын узып килгән ике меңнән артык катнашучыны берләштерәчәк. Программа кысаларында 10нан артык иҗади юнәлештә һәм 50 номинациядә меңнән артык иҗади эш һәм номер тәкъдим ителәчәк.

Эксперт советында 70кә якын жюри әгъзасы керәчәк. Алар арасында Россиянең танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук узган еллардагы программаларда катнашучылар булачак.

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков билгеләп үткәнчә, фестиваль яшьләргә үзләрен күрсәтергә, тәҗрибә алышырга һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *