Татарстанның мәгариф оешмаларында күпме мигрант балалары укуы билгеле булды
Журналистлар Казан шәһәренең 51нче санлы мәктәбендә чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән танышты. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов сорауларга җавап бирде һәм кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертте.
«Татарстанның мәгариф оешмаларында 27 меңнән артык чит ил гражданы белем ала. Иң күп чит ил гражданнары югары уку йортларында укый – 22 мең студент. Мәктәпләрдә 3,2 мең бала белем ала. Шулай ук 500гә якын яшүсмер – колледжларда һәм техникумнарда укый, 800дән артыгы – мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнә. Татарстанга иң күп чит ил укучылары якын чит илләрдән – Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Таҗикстаннан килә. Аларның бер өлеше Россиядә калырга, укуын дәвам итәргә, безнең илдә профессиональ карьера башларга тели», – дип ассызыклады ул журналистлар белән аралашканда.
Әңгәмәдәшнең сүзләренә караганда, Казанда 245, Чаллыда – 64, Түбән Камада – 40ка якын бала мәктәпкә укырга керү өчен рус теленнән тест язган.
«Рус телен начар белгән барлык укучылар һәм студентлар өчен аны өйрәнүне тәэмин итәргә, мигрантлар өчен адаптация курслары оештырырга кирәк. Ничек итеп баланы мәктәпкә алмыйлар? Ул кайда укырга тиеш? Телне белмәвенә ул гаеплеме? Өйрәнер. Теләсә кайсы бала өч-дүрт ай эчендә тел өйрәнә. Бернинди куркыныч та юк. Бу бит бала, ул гаепле түгел моңа. Аларга сак карарга кирәк. Миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә. Без аннан башка булдыра алмыйбыз, бу – хезмәт ресурслары», – дигән иде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә.
-
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәттән алынган статистика мәгълүматы буенча, Россия мәктәпләрендә укырга дәгъва кылучы мигрантларның 87 проценттан күбрәге кабул ителә алмый. Сәбәбе документлар тапшыру проблемалары яки рус телен тиешле дәрәҗәдә белмәүгә бәйле.