Россиядә еллык инфляция 8,02 процентка кадәр кимегән
Россиядә еллык инфляция 9 сентябрьдән 15 сентябрьгә кадәр чорда узган атна белән чагыштырганда 8,1 процентка кимегән һәм 8,02 процент тәшкил иткән. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгы мәгълүматын китереп «ТАСС» хәбәр итә.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу чорда кулланучылар базарында инфляция 0,04 процентка кадәр акрынайган. Шул ук вакытта азык-төлек товарларына бәяләр 0,02 процентка кимегән. Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенә бәяләр кимү дәвам иткән, (0,6 процентка), ә башка азык-төлек продуктларына бәяләр арту темплары нульгә кадәр диярлек кимегән – 0,03 процент тәшкил иткән.
Азык-төлек булмаган товарлар сегментында бәяләр арту темплары 0,14 процентка кадәр, ә хезмәтләр секторында 0,02 процентка кадәр кимегән.