Татарстанда илкүләм проект кыссаларында Казан-Ульяновск-Кама Тамагы юлын ремонтладылар
Татарстанда Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автомобиль юлының 54,5нче километрыннан 56,6нчы километетрына кадәр 2 километр озынлыктагы участогы ремонтланды. Кама Тамагы районында әлеге эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзерге вакытта юл хезмәтләре ремонт эшләрен тәмамлаган, объект файдалануга тапшырылган», - диелә хәбәрдә.
Юл төзүчеләр 14 мең квадрат метрдан артык мәйданда асфальт-бетон катнашмадан тигезләүче катлам җәйгән, ә аннары вак ташлы-мастикалы асфальт-бетоннан өске катламны түшәгән. Эшчеләр шулай ук юл кырыйларын вак таш белән ныгыткан һәм юл билгеләре сызган.