Казанга Кытай Халык вәкилләре җыены даими комитеты рәисе урынбасары Пэн Цинхуа килде
Казанга Бөтенкытай Халык вәкилләре җыены даими комитеты рәисе урынбасары Пэн Цинхуа килде. Г.Тукай исемендәге халыкара аэропортта аны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пэн Цинхуаның сәфәре аның Россия буенча эш сәфәре кысаларында уза. Элегрәк Мәскәүдә ул РФ Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән очрашу уздырган иде, анда алар ике ил арасында парламентара диалог үсеше турында фикер алышты.
Шул ук көнне Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков җитәкчелегендә РФ Федераль җыены һәм Кытай Халык Республикасы Бөтенкытай халык вәкилләренең җыенының хезмәттәшлек буенча парламентара комиссиясе каршындагы уртак депутат эшче төркеменең дүртенче утырышы узды.
Татарстанда Пэн Цинхуа республиканың икътисади, инвестицион, мәдәни һәм мәгариф потенциалы белән танышырга планлаштыра. Аның Казан белән танышуы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын караудан башлана.
Икенче көнгә сәфәр планнарында — Рәмиев исемендәге ИТ-парк, Казан федераль университеты, КФУның тарих музее һәм В.И.Ульянов-Ленинның мемориаль бүлмәсе. Моннан тыш, ул Республика балалар клиник хастаханәсе эше белән танышачак, шулай ук Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын карап чыгачак.