Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанның «Гаилә» мәчете мөнәҗәтләр бәйгесендә җиңүчегә гомрәгә юллама бүләк итә

0

Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете «Мөнәҗәтләр – гаилә бизәге» дип исемләнгән бәйге башлап җибәрә. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучыларга Гран-При һәм һәр яшь категориясендә өч призлы урын биреләчәк. Төп бүләк – гомрәгә юллама, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Конкурс Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең 1500 еллыгы уңаеннан дини җырларны матур итеп башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, татар рухи мирасын саклау һәм популярлаштыру буенча җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала: солистлар – ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр. Тәҗрибәле жюри аларны түбәндәге яшь төркемнәре буенча бәяләячәк: 3-7 яшь, 8-14 яшь, 15-18 яшь, 19-35 яшь, 36 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр.

Бәйге ике этапта уздырылачак. I этап – сайлап алу – ул онлайн форматта үтәчәк. Катнашучылар үзләренең чыгышларын видеога төшереп, 2025 елның 27 сентябреннән 5 октябрьгә кадәр kitaphane.gailya@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә тиешләр. II этап – ярымфинал – сайлап алу турыннан узучылар 2025 елның октябрь урталарына (төгәл датасы телеграм-каналда соңрак хәбәр ителәчәк) йомгаклау чарасына чакырылачак.

Катнашу өчен 26 сентябрьгә кадәр теркәлү узарга кирәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *