Миңнеханов үзен Рәис вазифасына керешүе уңаеннан котлаган Казан туристлары белән аралашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Казан Кремлендә туристлар республика җитәкчесе вазифасына керешүе уңаеннан котлау сүзләре белән каршы алган. Миңнеханов аларны Кытайдан килгән кунак белән очрашуга барганда очраткан һәм алар яныннан узып китә алмаган. Бу хакта Республика Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.
Республика лидеры Казан кунаклары белән аралашкан һәм фотога төшкән.