Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30

Киләсе җәйдән Татарстан районнарында гаилә походлары узачак

0

Киләсе җәйдән гаилә походларына багышланган проект эшли башлый. Берничә гаилә төркемнәргә берләшеп инструктор белән җәяүле сәяхәтләргә чыгачак. Бу инициатива турында «Татар-информ»га республиканың элекке яшьләр эшләре министры, Татарстанның вице-премьеры итеп билгеләнгән Ринат Садыйков әйтте.

«Киләсе елның җәеннән гаилә походлары оештырыла башлаячак. Мондый формат әти-әниләр һәм балалар мөнәсәбәтләренә бәйле проблемаларны хәл итәргә һәм алар арасындагы ышанычны, аңлашуны арттырырга булышачак дип ышанам. Алар бергәләп походта килеп чыккан авырлыкларны җиңәчәк. Бер-берсенә ярдәм итү аркылы алар үз мөнәсәбәтләрен ныгыта ала», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Республика районнарыннан мавыктыргыч һәм матур маршрутлар буенча кызыклы тәкъдимнәр көтелә, проектны тормышка ашыру өчен грант бирергә әзерләр, дип аңлатты Ринат Садыйков.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *